Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда мэр катнашында Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көнен бәйрәм итүгә багышланган төрледән-төрле чаралар үткәрү дәвам итә.

Бүген OPEN CITY үзәгендә шундый чараларның берсе узды. Анда Наил Мәһдиев “Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины” исеменә лаек булган  өлкән буын чаллылылар белән очрашты. Моннан тыш, очрашуда ТР Дәүләт Советы депутатлары,  Шәһәр Башкарма комитет җитәкчелеге катнашты.

Тантананы "Энергетик" мәдәният сарае директоры, ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева ачып җибәрде. Ул “Шәһәрнең Мактаулы гражданины” исеме 1985 елда барлыкка килүен искәртеп үтте. Шуннан бирле 223 чаллылы бу мәртәбәле исемгә лаек булды.

Наил Мәһдиев кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Бу кичне Чаллының Мактаулы гражданнары адресына карата бик күп җылы сүзләр яңгырады, алар барысы да бер эчтәлектә – шәһәрнең тарихын язучылар, чаллылылар өчен үрнәк кешеләр, шәһәребез горурлыгы булулары турында билгеләп үтелде. Ветераннар өчен бәйрәм программасы зур бүләк булды. Анда Чаллының танылган иҗат коллективлары һәм җырчылары чыгыш ясады.  

Сишәмбе, 28 август 2018, 17:15