Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФнең Шәһәр төзелеше һәм Гражданнар кодексына гражданин үзлегеннән төзегән биналарны рөхсәтсез төзелгән дип тану белән бәйле мәсьәләләргә үзгәрешләр кертелде.

Рөхсәтсез төзелелгән бина дип, законда билгеләнгән тәртиптә бирелмәгән участокта төзелгән корылма санала. Ягъни, әлеге төзелешкә тиешле рөхсәте булмаган һәм бу максатларда куллану каралмаган биналар.

Мәсәлән, авыл хуҗалыгы өчен кулланылучы участокта, рөхсәттән башка шәхси торак йорт салу. Яки әлеге һәм башка төр объект төзелешенә җир хуҗасының  рөхсәте булмау. Моннан кала, гамәлдәге нормативларны бозып төзелгән корылма, каралты-кура – рөхсәтсез төзелеш объектына  керә.  Тиешле документлары булмаган андый биналар җимерелүгә, юк ителүгә дучар. Әгәр җир хуҗасы законда күрсәтелгәнчә, биредә төзелеш башлау рөхсәт ителә дигән тиешле докуменлар алса, ул төзелеш законлы санала.  

   Бинаны җимерү, юк итү турындагы карарны суд чыгара. Шулай ук тиешле карарны җирле үзидарә органнары да чыгарырга мөмкин. Шәһәр төзелеше кодексында аерым матдә, махсус шартлар кулланылган территория зонасындагы объектларга кагыла (сакланыла торган, санитар-саклау зоналары, сусаклагыч зоналары, су басу зоналары һәм башкалар).

Чәршәмбе, 29 август 2018, 08:07