Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Республика көне һәм Шәһәребез көне уңаеннан автокала халкы һәм Чаллы кунаклары ачык мәйданда кино карау чарасында катнаша ала. Ул Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан оештырыла.

Бүген, 29 августта,18:00 сәгатьтә Яр буе паркы мәйданында «Камада джаз» дип исемләнгән фестиваль башлана. Чараны Алабуга, Түбән Кама һәм Әлмәттән җырчылар чакырып, «Визит» джаз оркестры әзерли.

Аннан соң, 19:00дан 21:00 сәгатькә кадәр җыелышып ачык һавада кино карау процессы башлана. Мәйданның Яр буе паркында зур экран урнаштырылачак. Тамашачылар соңгы елларда Россиядә төрле жанр һәм стильдә төшерелгән кыска күләмле кинофильмнар күрә алачак. Сәгать ярым барган кинодан соң, иң яхшы фильм өчен фонарьлар ярдәмендә тавыш бирү тантанасы була.

Бу фестиваль 2014 елдан башлап ел саен Россиянең һәм дөньяның төрле ачык мәйданнарында уза. Шул вакыт эчендә урам киносын бөтен планета буенча 1000нән артык шәһәрдә (шул исәптән 62 се безнең илдә) оештырдылар. 4 ел эчендә проект миллионнан артык тамашачыны җыйды. Чарага күпчелек тамашачы мендәр һәм җәймәләр белән килгән.

Чәршәмбе, 29 август 2018, 12:00