Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларының үсешенә керткән өлеше өчен» дигән ТР президенты премиясенә ия булу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаларны 13 сентябрьгә кадәр юлларга була. Премия алырга теләүчеләрне ТР территориясендә иҗтимагый советлар каршындагы дәүләт хакимияте башкарма органнарында, тиешле шартлары булган муниципаль берәмлектә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар тәкъдим итә ала. Әлеге премия 2015 елның 3 июлендәге ТР президеты Рөстәм Миңнехановның Указы нигезендә,Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән  күпьеллык өлеше өчен, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалардагы эшчәнлеге һәм проектлары өчен һәм иҗтимагый тану алган, коммерцияле булмаган секторның социаль юнәлештәге үсешенә керткән зур өлеше өчен Россия гражданнарына бирелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар ТР аппаратының Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7 йорт (эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр). Катнашу турында мәгълүматны oprt.tatar сайтында һәм 567-80-95, 567-80-99 телефоннары аша алырга мөмкин.

Җомга, 31 август 2018, 09:25