Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 августка алынган мәгълүматлар буенча, республикада 1 854 янгын очрагы теркәлгән (2017 елның әлеге чоры белән чагыштырганда 1,2%ка кимрәк), аларда 90 кешенең гомере өзелгән һәм 164е- зыян күргән. Янгынның күпчелек өлеше һәм аларда кеше гомере өзелүләр торак фондларына туры килә. Шулай итеп, гомуми янгын исәбеннән 78% ны торак урыннарында чыккан янгын тәшкил итә (шәхси йортлар, фатирлар, ишегалды төзелешләре). Әлеге торак секторларындагы янгыннарда һәлак булучылар саны 98%.

ТР буенча Россия Гадәттән Тыш хәлләр министрлыгы: спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, урын-җирдә тәмәке тартмаска, балаларны караучысыз калдырмаска, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтергә, төзек булмаган электр җиһазлары белән кулланмаска, электр җылыткычларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмаска, газ һәм электр җайланмаларын кушып калдырмаска кирәклеге турында кисәтә.

Моннан тыш, ТР буенча Россия Гадәттән Тыш хәлләр министрлыгы балаларны өйдә, бүлмәләрдә үзләрен генә калдырмаска киңәш итә. Бигрәк тә бикләп чыгып китүе очрагы куркыныч тудыра. Янгын башланса алар үзләре генә янган бүлмәдән чыга алмаска мөмкиннәр. Һәр ата-ана, олыларның бурычы, балаларга ут белән уйнауның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында аңлату. Андый бәлагә тарган очракта, бала кайсы номерларга шалтыратырга, үз-үзен ничек тотарга кирәклекне белергә тиеш.

Чәршәмбе, 29 август 2018, 13:24