Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Чаллы шәһәренең Мактаулы  гражданы Зөфәр Вәлиулла улы Мостафин үзенең 95 яшен билгеләп үтә. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Зөфәр Вәлиулла улы Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлап ул музыка-сәнгать училищесына керә. Аны тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең скрипка һәм альт классында белем ала. 1952  елда Ләлә Сәрвәр кызы Сәярова белән тормыш кора. 1954 елда гаиләсе белән Октябрьск шәһәренә күченә, анда шәһәр мәдәният бүлеге мөдире булып билгеләнә. Моннан тыш, шәһәр Башкарма комитеты депутаты итеп сайланган.

1962 елда Яр Чаллыга килеп урнаша һәм 1 нче музыка мәктәбе директоры итеп билгеләнә. 1978 елда Зөфәр Вәлиулла улы ярдәме белән Чаллыда сәнгать мәктәбе ачыла. Лаеклы ялга чыккач та музыка мәктәбендә эшен дәвам итә, 2008 елда укытучылык хезмәтен төгәлли.   

2008 елдан 2013 елга кадәр 6 нчы музыка мәктәбендә музыка уен коралларын төзәтү остасы булып эшли.Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, өч онык, өч оныкчыклары бар.

Зөфәр Вәлиулла улы  Мостафин «1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Моннан тыш ул Татарстан Республикасының һәм Башкортостан Республикасының күпсанлы Дипломнары, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына ия.

Чәршәмбе, 29 август 2018, 14:05