Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                                                   Хөрмәтле, чаллылылар!

                                             Сезне Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!

Өч дистә ел буена без – татарстанлылар өчен әлеге бәйрәм иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып санала. Бу көнне республиканың йөз меңләгән күпмилләтле халкы  Татарстан туган көненә багышланган күп төрле чараларда катнашалар.

Яр Чаллы шәһәре өчен бу икеләтә бәйрәм – чаллылылар Шәһәр көнен дә билгеләп үтә. Автокалада бу даталарга ныклап, җентекләп әзерләнәләр. Беренче төзүчеләрнең варислары, ата-бабаларының күркәм традицияләрендә тәрбияләнүчеләр бар нәрсәгә җитди карарга өйрәнгән: тырышып эшләргә һәм яхшы итеп ял да итәргә. 

Дәүләт һәм Шәһәр бәйрәмнәре уңаеннан зәвыклы һәм кызыклы программа әзерләнгән.  Көннең төп вакыйгасы булып, инде утыз ел буе үзенең гүзәллеге белән барыбызны сокландырып торучы, традицион чәчәкләр фестивале булачак.   

Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган Геройлар Аллеясе ачылачак. Бәйрәмнең иң мавыктыргыч мизгеле – зур концерт программасы һәм салют булачак.

Чаллылылар үз хезмәт казанышларын яраткан шәһәрләре һәм республикаларына багышлый: тагын бер яңа мәктәп яшь чаллылылар өчен үз ишекләрен ачачак, шәһәр юлларын, балалар бакчалары, хастаханәләр, көллият һәм яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары һәм спорт мәйданнарын ремонтлауның чираттагы этабы төгәлләнә. Шәһәр предприятиеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләре зур күрсәткечләргә ирешә.  

Хәзерге буын чаллылылар үзләренең уңышлары белән КАМАЗ һәм Яр Чаллы шәһәре төзелешенең башында торучылар - беренче төзүче ветераннарыбыз башлаган эшләрне дәвам итүләрен исбатлыйлар. Үзебезнең котлауларны, чиксез рәхмәт  сүзләрен без иң беренче чиратта аларга - хезмәттәге батырлыклары илебез елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган беренче төзүчеләребезгә җиткерәбез.

Бәйрәм көнендә барыгызга да күтәренке кәеф, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! .

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле чаллылылар!

                                                                                                                   Н.Г. Мәһдиев,

                                                                                                         Яр Чаллы шәһәре мэры

Пәнҗешәмбе, 30 август 2018, 07:07