Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 11 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәр Көне һәм Республика бәйрәмен билгеләп үтү кысаларында Чаллының Энтузиастлар бульварында күңел ачу чаралары үтте. «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәкләре көче белән уеннар, бәйгеләр һәм «Мин патриот» иҗади фотозоналары оештырылды.

«Безнең дүрт аяклы дусларыбыз» темасына асфальтта рәсем ясау бәйгесе, «Мин Чаллыны яратам» арт-инсталляциясе һәм «Республика тасмасы» акциясе узды. Рәсем бәйгесендә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Чәршәмбе, 29 август 2018, 15:31