Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Казанның ТР Дәүләт Советы бинасы каршында Республика көне уңаеннан муниципаль берәмлекләр арасында смотр-конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада шәһәребез мэры Наил Мәһдиев һәм автокаланың район башлыклары да катнашты. Рөстәм Миңнеханов авыл һәм республика  муниципалитетлары җитәкчеләренә автомобиль ачкычлары тапшырды. Шәһәребездән мондый бүләккә: "5 нче балалар техник иҗаты үзәге", "11 нче балалар-яшүсмерләр мәктәбе" һәм "Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы" коллективлары лаек булды.

Исегезгә төшерик, әлеге смотр-конкурсның төп максаты - республика җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм  ул 2011 елдан бирле үткәрелеп килә. Президент чарада катнашучыларны якынлашып килүче Республика бәйрәме белән котлады һәм уртак нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Чәршәмбе, 29 август 2018, 16:46