Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллының Җиңү паркында Геройлар Аллеясеның ачылу тантанасы узды. Анда Советлар Союзы Геройлары, Бөек Ватан сугышында яки сугыштан соң һәлак булган, тормышлары Чаллы белән бәйле 11 шәһәрдәшебезгә һәйкәл куелды.

 Чарада мәртәбәле кунаклар: шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин,ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Шәһәр Советы депутатлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре катнашты.

Яр Чаллыга катнашы булган геройларны ачыклау буенча четерекле эш берничә дистә еллар буена сузылды. 

Һәр кандидатура буенча Тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре  музейлар,  геройларның яшәү урыны буенча Башкарма комитетлар белән хатлар алышкан. Скульптор очрашып сөйләшә алсын өчен аларның туганнарын эзләү эшләре алып барылган.   

Чаллының Геройлар Аллеясенда  һөйкәл куелган ватандашларыбыз исемлеге:

1. Кошаев Николай Михайлович, 11.03.1944 елдан Советлар Союзы Герое

2. Кардашенко Юрий Борисович, 27.02.1945 елдан Советлар Союзы Герое

3. Кайманов Никита Фадеевич, 26.08.1941 елдан Советлар Союзы Герое

4. Майков Николай Иванович, 01.11.1943 елдан Советлар Союзы Герое

5. Маннанов Илдар Маннан улы, 17.12.1941 елдан Советлар Союзы Герое

6. Соболев Николай Леонтьевич, 17.10.1943 елдан Советлар Союзы Герое

7. Фролов Павел Григорьевич, 10.04.1945 елдан Советлар Союзы Герое

8. Хәлиуллин Мисбах Хәлиулла улы, 18.08.1945 елдан Советлар Союзы Герое

9. Шәрипов Нурми Хәләф улы, 23.09.1944 елны  (вафатыннан соң) Советлар Союзы Герое

10. Чуйков Василий Иванович, ике тапкыр Советлар Союзы Герое

 (19.03.1944; 06.04.1945 елларда)

11. Якупов Николай (Кәлимулла) Якуп улы, 15.01.1944 елдан Советлар Союзы Герое.

Пәнҗешәмбе, 30 август 2018, 12:19