Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сидоровка паркында «УРАМ-FEST» фестивале кысаларында чын  автокарнавал оештырылды. Бүген шәһәребезнең данлыклы КАМАЗлары театральләштерелгән тамашалар һәм предприятие, оешмалар чыгышы өчен сәхнәгә әйләнде. Зур йөк машиналарының бәйрәм колоннасы тезелешеп шәһәр буенча барды, алар Сидоровкадан башлап мәйданга кадәр юл тотты. Чара шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында узды.

«Озак гасырлар буе 100 дән артык милләт вәкиле яшәгән Татарстан Республикасы бүген бик мөһим бәйрәмен билгеләп үтә. Россия Федерациясендә халык саны буенча эре субъект булмасак та, без үзебезнең фән һәм сәнәгать потенциалыбыз буенча иң эреләр бишлегенә керәбез. Безнең территориядә нефть чыгарыла, самолетлар, вертолет, КАМАЗлар, шиннар җитештерелә.  Үзебезнең Казан федераль университеты, мәгариф, мәдәният һәм фән өлкәсендә искиткеч талантларыбыз бар, шулай ук Советлар Союзы, социалистик хезмәт геройларыбыз бар. Күпмилләтле, тату Республикада гына шулкадәр талантлы һәм күренекле кешеләр яши ала. Яр Чаллы шәһәре Татарстан Республикасы картасында һәм илебез масштабында үзенчәлекле шәһәр булып тора. Ул Советлар Союзында төзелгән. Бирегә максатчан, хезмәт сөючән кешеләр күченеп килгән һәм кыска вакыт эчендә шәһәр, үзенчәлекле кешеләр җәмгыяте төзи алган», - дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Шулай ук паркта Республика һәм Шәһәр көннәренә багышланган «Мәдәният мозаикасы» фестивале ачылды.

Парк территориясендә интерактив мәйданчыклар эшләде, Картиналар галереясе экспонатларыннан күргәзмә һәм төрле остаханәләр оештырылды. Биредә «КАМАЗ-мастер» командасы пилотларының экипировкаларын киеп карау мөмкинлеге дә бар иде.

Иҗади номерлар белән чаллылылар алдында “Чишмә” халыклар дуслыгы йорты коллективлары чыгыш ясады.

Пәнҗешәмбе, 30 август 2018, 15:40