Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел төп акцентны оештыручылар вертикаль яшелләндерүгә бирде – шәһәр фестиваленең темасы «Семирамиданың асылмалы бакчалары». Бүген композицияләр белән Шәһәр мэры Наил Мәһдиев танышып йөрде.

Чәчәк мәйданнары Хәсән Туфан проспектында оештырылып, Чулман проспектыннан Яр буе паркына кадәр сузылган иде. Композицияләрнең нигезе итеп, танылган мультфильм һәм әкият  персонажлары алынган. 

Берничә компания футбол тематикасына багышланган чәчәк фигураларын тәкъдим иттеләр.

Традиция буенча мәйданның төп сәхнәсендә фестивальгә йомгак ясау һәм аның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

 Мәсәслән, «Чәчәкләрдән иң зур күләмле композиция» номинациясендә өченче урынны «Киләчәкне төзибез» идарәче компаниясе яулады. Икенче урында – «Мәхәллә» идарәче компаниясе, ә беренче урынга – «Челныстройремонт» идарәче оешма лаек булды. Моннан тыш,  һөнәри осталык бәйгесенә дә йомгак ясалды.

Бүләкләү тантанасыннан фотоларны “Вконтакте” челтәренең Администрация төркеменнән карый аласыз.  

Чәчәк композицияләре 2 сентябрьгә кадәр торачак. 

Пәнҗешәмбе, 30 август 2018, 17:55