Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Республика һәм Шәһәр көннәрен бәйрәм итү тантаналы өлештә дәвам итте. Анда Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев чаллылыларга дәүләт бүләкләре тапшырды һәм барысын да бәйрәм белән тәбрикләде. 

“Без Татарстан, аның казанышлары һәм уңышлары белән горурланабыз. Без барыбызда аның киләчәктә дә чәчәк атуы һәм иминлеге өчен тырышлык куячакбыз. Яр Чаллы шәһәре өчен бүген икеләтә бәйрәм – чаллылылар Шәһәр көнен дә билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм 10 августка туры килсә дә, халык ике бәйрәмне берьюлы - ял көнендә билгеләп үтсен өчен, без  бәйрәмнәрне берләштердек”, - диде ул. “Хәзерге буын чаллылылар үзләренең уңышлары белән КАМАЗ һәм Яр Чаллы шәһәре төзелешенең башында торучылар - беренче төзүче ветераннарыбыз башлаган эшләрне дәвам итүләрен исбатлыйлар. Үзебезнең котлауларны, чиксез рәхмәт  сүзләрен без иң беренче чиратта аларга - хезмәттәге батырлыклары илебез елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган беренче төзүчеләребезгә җиткерәбез”.

Бүген тагын дүрт чаллылы “Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы” исеменә лаек булды: хезмәт ветераны, «Камгэсэнергострой»ның аксакаллар Советы әгъзасы  Алексей Быкадоров, «ДОМКОР»ның  генераль директоры Мөнир Гайнуллов, юстиция полковнигы, ТР буенча РФнең Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең криминалистика бүлеге өлкән тикшерүче-криминалисты Азат Зыятдинов һәм «Ремдизель» оешмасының генераль директоры Фаиз Хафизов.

Бүләкләү тантанасыннан башка фотоларны Вконтакте челтәренең  Администрация төркемендә карый аласыз.

Пәнҗешәмбе, 30 август 2018, 22:17