Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Республика һәм Шәһәр көннәрен бәйрәм итү кичке концерт белән дәвам итте. Быел шәһәребез кунаклары һәм чаллылылар каршында мәйдан сәхнәсендә Artik & Asti төркеме чыгыш ясады. Моннан тыш, Energy радиостанциясенең «BLACK2WHITE» иртәнге шоу йолдызы Dj Саймон дискотекада барысын да биетте. Кунакларның чыгышы килгән халык өчен зур бүләк булды.

Мәйданда буш урын калмады диярлек. Шәһәр һәм Республика көннәрен бәйрәм итәргә 70 меңләп кеше килде.

Чаллылылар Artik & Asti төркеменең популяр хитларына кушылып җырлады, таныш көйләргә биеп күңел ачты. 

Алардан соң сәхнәгә Dj Саймон чыкты һәм халыкны тагын да “кыздырып җибәрде”.  

Бәйрәм традиция буенча салют белән тәмамланды.

Пәнҗешәмбе, 30 август 2018, 22:22