Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел ТР буенча Росреестр идарәсендә күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую буенча эшләрнең туктатылуы яки куелмавы турындагы карарларның өлеше  5% ны тәшкил итте. Җиде ай эчендә карарларның туктатып тору турындагы   өлеше - 4,87%, исәпкә куюны кире кагу 3,83% ны тәшкил иткән. Бу узган елга караганда күзгә күренеп кимегән дигән сүз. Шул чор белән чагыштырганда әлеге күрсәткечләр 17,6% һәм 13,2,% булган. 

Татарстанда җиде ай нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 2018 елда билгеләнгән модуль буенча инде туктатылу яки кадастр исәбенә куюны кире кагуның максаттагы билгеләнеш өлешенә ирешелгән.

Кадастр исәбенә кую турында уңай җавап булырмы яки тискәреме, бу күп очракта кадастр инженеры әзерләгән документларның сыйфатыннан тора.

ТР Росреестрының кадастр исәбенә куюны тормышка ашырганда, эшне туктатып торуны  яки документларны кире кайтаруның санын киметү максатыннан, документлар әзерләү буенча хаталарга игътибар ителә һәм кадастр исәбенә куелмауның сәбәпләрен ачыклау буенча эш алып барыла.

Кадастр инженерларының гомумиләштерелгән анализы кадастр инженерларының үзе регуляцияләнелә торган оешмаларына җибәрелә. Шулай ук кадастр белгечләре өчен даими рәвештә лекцияләр, дәүләт кадастр исәбенә алу өлкәсендә хокукый норматив актлар үзгәрүе һәм дәүләт хокукларын теркәү, мижалау планнарын, кадастр планы территориясендә җир кишәрлекләренең урнашу схемаларын әзерләү буенча семинарлар оештырыла.

Шулай итеп, кадастр исәбенә кую буенча тискәре карарларның кимүе Росреестрда күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә һәм төбәкнең  бизнес-мохитен яхшыртуга ярдәм итә.

Җомга, 31 август 2018, 09:14