Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген капиталь ремонттан соң Яңа шәһәрнең 52 комплексында урнашкан 9 нчы «Алан» балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 39 ел элек ачыла, шуннан бирле монда капиталь ремонт башкарылмый.

Шул уңайдан узган тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Әлделхак Батюшов, гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссия әгъзасы Виктор Поляков, Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова катнашты.

Чаллыда мәктәпләр һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча республика программасы кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге бакчада ремонт эшләре үткәрү өчен республика бюджетыннан 35 млн сум акча бүленгән. Бу суммага өстәп шәһәр бюджетыннан 3 млн сумга якын акча күчерелде. 

Башкарма комитет күрсәткән финанс ярдәменә асфальт салынды, бакча тирәли коймалар яңартылды, верандалар ремонтланды, буяу эшләре башкарылды һәм яңа җиһазлар белән технология җайланмалары сатып алынды.

Төзүчеләр ремонтка узган елның ноябрь аенда керешкән иде. Объектта барлык эшләрне Раил Миңнегалиев җитәкчелегендәге "Стройтраст» оешмасы башкарды.  

Бакчада 309 тәрбияләнүчене кабул итәр өчен барлык шартлар да тудырылган. Музыка һәм спорт заллары,  тулысынча яңартылган процедура  кабинетлары һәм ашханә блогы заманча җиһазландырылган. Якты төсләрдәге дизайн белән эшләнгән иркен, уңайлы төркем һәм йокы бүлмәләре - балалар күңеленә хуш килерлек. Моннан тыш, методик бүлмә, туган телгә өйрәтү һәм психолог кабинетлары да җиһазландырылган.

Җомга, 31 август 2018, 17:25