1 сентябрьдә ТР территориясендә урыны белән яшен һәм секундына15-20 метрга кадәр көчәючән җил көтелә.
Чаллыда 31 августның 18.00 сәгатеннән 1 сентябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр алмашынучан болытлы һава фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә, вакыт-вакыт 14 метрга кадәр көчәючән. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр артырга мөмкин.
Төнлә минималь һава температурасы +8+12, көндез максималь температура +23..+27º.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 31 август 2018, 14:46