Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэриясендә кече күләмле сатып алуларга бәйле мәсьәләләргә багышланган киңәшмә узды. Аңа 100 меңгә  һәм 400 меңгә кадәр сатып алулар керә. Киңәшмә кысаларында Дәүләт заказы агентлыгы белгечләре тарафыннан bp.zakazrf.ru, 223etp.zakazrf.ru интернет-мәйданчык тәкъдим ителде, алар бергә биржаның сатып алу модулен тәшкил итә.

Семинарда идарәче компанияләр, коммерцияле оешмалар:  «Челныагрегатцентр», «Ремдизель», «ДомиКо»,  шулай ук Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Әгерҗедән контракт белән эшләүче идарәчеләр (әлеге биржа мәйданчыкларында заказчылар буларак) катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы Татарстанда беренчеләрдән булып электрон сатып алулар оештыра башлады.

Җомга, 31 август 2018, 15:48