Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа уку елы башланыр алдыннан  “Ышаныч” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә уен программасыннан торган күңел ачу чарасы узды. Үзәктән социаль ярдәм алучы балалар - булачак беренче сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы фәннәр мәктәбе» үз ишекләрен ачты.

Дәресләрне мультфильмдагы акыллы Василисалар үткәрде.  Алар балаларны төрле акыллы әйберләргә һәм тылсымга өйрәтте. Пөхтәлек һәм чисталык, әдәплелек һәм тәрбиялелек, тырышлык һәм җиренә җиткереп эшләү, шулай ук тормыштагы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү - болар барысы да килеп чыккан авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк. Булачак беренчеләрнең һәрберсе “Безнең мирас” хәйрия фондыннан күптән көтелгән бүләкләрен – мәктәп кирәк-яракларын алды.

2018 елда “Ышаныч” үзәгеннән социаль хезмәт алучы 39 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Җомга, 31 август 2018, 17:46