Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 24 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан университетларының 98 студентына президент стипендиясе билгеләде. Тиешле указ Татарстан президенты сайтында басылган.

Стипендия Казан федераль университеты (КФУ), А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ), Казан милли-тикшеренү технологик университеты (КНИТУ-КХТИ), Казан дәүләт медицина университеты (КГМУ), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КГАСУ), Казан дәүләт энергетика университеты (КГЭУ) һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе (ПГАФКСиТ) көндезге бүлекләрендә укучы студентларга түләнәчәк.

Документта түләүләр 2018 елның 1 сентябреннән барлык уку чорына билгеләнә, диелгән. Стипендиатлар исемлегенә Татарстанда даими яшәүче 52 студент һәм Россиянең башка төбәкләреннән булган 46 студент кергән.

 https://tatar-inform.tatar/

Җомга, 31 август 2018, 21:15