Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда Мәләкәс аръягы микрорайонында 39нчы мәктәп ачылды. Тантаналы линейкада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Наил Мәһдиев барысын да белем көне белән котлады.

Алексей Песошин үз чыгышында Республика мәктәпләре бүген  418 000гә якын бала өчен үз ишекләрен ача дип белдерде. 50 000 артык бала беренче сыйныфка керә.

 «Барыгызны да әлеге чара белән котлыйм. Укучыларга уңышлы уку елы, укытучыларга игелекле укучылар, ә әти-әниләргә бала тәрбияләгәндә миһербанлылык һәм сабырлык телисем килә», – диде ул.

ТР Премьер-министры 39нчы мәктәп директоры Азат Галиевка белем бирү учреждениесенең матди-техник базасын үстерүгә 100 000 сумлык  сертификат тапшырды. Моннан тыш, ул 65 нче микрорайонда да 1224 урынлы шундый ук заманча мәктәп төзеләчәге турында хәбәр итте.

Тантаналы өлештән соң кунаклар мәктәпне карап йөрде һәм төзүчеләрнең тырышлыгын югары бәяләде. Мәктәпнең  тышкы һәм эчке кыяфәте турындагы мәгълүматне монда карый аласыз. 

Шимбә, 1 сентябрь 2018, 17:34