Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР Премьер-министры Алексей Песошин күчмә киңәшмә кысаларында Яр Чаллы булачак татар драма театры бинасында төзелеш эшләренең барышы һәм ЗЯБ бистәсендә булачак паркның проекты белән танышты. Шәһәр җитәкчелеге карары белән әлеге бинага татар драма театры күченәчәк.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзүчеләр белән бергә территорияне һәм бинаны карап йөрделәр. Үз вакытында бу бинаны, мәдәният йорты итеп «Камгэсэнергострой» оешмасы төзегән була.

ЗЯБ бистәсендәге паркның нинди булачагын архитекторлар шәһәр җәмәгатчелеге белән берлектә хәл иттеләр. Идеяләр буенча фикер алышулар март аенда ук узды. Булачак парк белән бәйле идеяләрен, аны ничек күзаллауларын якын-тирәдә яшәүче чаллылылар, шәһәр активистлары һәм яшьләре, җитәкчеләр, Шәһәр Советы депутатлары тәкъдим итте.

Дүшәмбе, 3 сентябрь 2018, 07:46