Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген  Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Полевова үзенең 90 яшен билгеләп үтә. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Елизавета Ивановна ТРның Зәй районында туган. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаган. Сугыш елларында колхозда төрле хезмәтләрдә эшләгән. 1950 елда Петр Григорьевич Полевов белән тормыш корып җибәрә һәм гаиләсе белән Түбән Кама районының Шереметьевка авылына күченә. Шунда колхозга эшкә керә. 1962 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә һәм лаеклы ялга чыкканчы Елизавета Ивановна сәнәгать предприятиеләре трестында хисапчы булып хезмәт куя.

Тормыш иптәше белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр, 2 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

Елизавета Ивановна Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне,  «1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Шимбә, 1 сентябрь 2018, 17:31