Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда белем көнендә парталар артына 59 155 укучы утырды, шулардн  7 577 беренче сыйныфлар, балалар бакчалары 33 мең баланы каршы алды. Белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге турында эшлекле дүшәмбедә Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов хәбәр итте.

«Быел белем бирү учреждениеләре һәм яшьләр үзәкләре  90,8 % әзерләнгән “бик яхшы” һәм “яхшы” билгеләренә», – дип билгеләде спикер.

Бүген Чаллыда 77 мәктәп, 120 балалар бакчасы, 13 балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе, 19 югары һәм һөнәри урта белем бирү учреждениеләре, 4 яшьләр үзәге эшли. Әлеге белем бирү оешмаларын кабул итү август аенда узды. Быелгы тикшерүләр вакытында беренче тапкыр махсус кабинетларның материаль-техник база белән тәэмин ителүе исәпкә алынды. Укыту өчен техник җиһазлар алырга 2018 елда 217 млн сум акча бүленде. Ул акчаларны мәктәп җитәкчеләре физика, химия, биология һәм башка кабинетларны җиһазлар белән тәэмин итүгә юнәлтергә тиешләр. 2018-2019 уку елы тикшерүләре буенча, шәһәрнең барлык белем бирү учреждениеләре дә кабул ителде.

Винер Харисов, быел янгын куркынычсызлыгы буенча кисәтүләрнең кимүен билгеләп үтте.

Укучыларның туклануын оештыру өчен җирле бюджеттан 8,2 млн сум бүленде. Бушлай төшке аш күп балалы, 4 һәм аннан да артык балалары булган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бирелә. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев укучылар туклануының сыйфатына игътибар итәргә кушты.

Моннан тыш, шәһәр җитәкчесе Чаллының белем бирү учреждениеләренә җылылыкны вакытында, җылылык сезоны башлану белән бирергә кирәклеге турында искәртте.

Дүшәмбе, 3 сентябрь 2018, 09:56