Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел башыннан Яр Чаллыда зыян күрүчеләр белән 383 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда тугыз кешенең гомере өзелгән һәм 446сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәте һәм анда тән җәрәхәтләре алучылар саны артты, ә аларда һәлак булучылар саны 12 кешедән (2017 елда) тугыз кешегә кимеде. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков хәбәр итте.

Моннан тыш, тагын 9054 юл-транспорт һәлакәте булды, кешеләр үлеме һәм травмаларсыз, шулай да матди зыян белән.

«Бу һәлакәтләрнең һәрберсе кеше травмалары белән тәмамланырга мөмкин иде. Шулай да, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан теркәлгән машина йөртүчеләр, бу факт турында сирәк уйлана һәм тиешле нәтиҗә ясамый. Шул ук хатаны кат-кат кабатлый», – дип ассызыклады Радий Кадиков.

2018 елның 8 аена ЮХИДИ хезмәткәрләре 72 082 хокук бозу очрагына чик куя.

Бүгенге көндә 1 147 чаллылының, 10 мең сумнан арткан түләнелмәгән штрафлары бар, тагын 18 кеше – 50 меңнән арткан штрафларга ия. Халыкны гражданлык бурычын үтәргә кирәклеген аңлауга җәлеп итү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафларны үз вакытында түләмәгән өчен 602 машина йөртүчене җаваплылыкка тартты: шулардан 332нә штраф салынды, 165 кулга алынды, дүртесе мәҗбүри эшләргә җәлеп ителде.

Дүшәмбе, 3 сентябрь 2018, 10:14