Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең иске өлешендә көзге опрессовкалау үткәрүнең срогы үзгәрде. ЗЯБ, Кама аръягында, Сидоровка һәм ГЭС поселокларында 10нан 13 сентябрь көннәрендә кайнар су бирү туктатылачак. Яңа шәһәрдә опрессовкалау срогы элеккечә кала, биредә эшләр 4нән 7 сентябрь көннәренә билгеләнгән.

Торбаүткәргечләрне сынаулар җәйге чорда башкарылган ремонт эшләренең сыйфатын тикшерү өчен кирәк. Опрессовкалауның йомгаклау этабы кулланучыларга җылылык биргәнче, калган кимчелекләрне ачыклау һәм бетерү өчен үткәрелә.

Сишәмбе, 4 сентябрь 2018, 16:10