Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр юлларында 68 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 73 бала зыян күрде. Моннан тыш, Россия һәм Татарстан территориясендә Чаллы балалары катнашында тагын 11 юл һәлакәте теркәлде. Боларны “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков хәбәр итте.

Җәйге чорда гына Чаллыда балалар катнашында 37 юл һәлакәте килеп чыкты, аларда 40 малай һәм кыз тән җәрәхәтләре алды. Бу быел трамва алучы барлык балаларның 50%тан артыгы.

Юлда тәртипне тәэмин итү максатыннан, ЮХИДИ шәхси составы балаларны тотып торучы җайланмаларсыз яки аларны куркынычсызлык каешларын эләктермичә генә йөртүчеләрне ачыклый.

2018 елда балаларны тотып торучы җайланмаларсыз йөртү буенча 1 214 кагыйдәләрне бозу очрагы һәм куркынычсызлык кешларын кулланмау нәтиҗәсендә  9 767 очрак теркәлде. Бәрелешкән вакытта, нәкъ менә шул куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, травма алу очракларын күпкә киметә.  

 «Балаларны тоту җайланмаларыннан башка йөртүчеләрнең һәм шул рәвешле ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгүчеләрнең күпчелеге, безнең шәһәребездә яшәүчеләр. Бу безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә килеп йөрүче ата-аналар», – дип искәртте Радий Кадиков.

«Ничек шулай була инде? Гади генә фикер йөртсәң дә: машина алырга акча тапканнар, ә баланың куркынычсызлыгын тәэмин итүче җайланманы алырга уйламаганнар. Ничек үзеңнең балаңа карата шундый салкын, сансыз мөнәсәбәт була ала. Монда нинди аргументлар булырга мөмкин. Балаңның, оныгыңның һәм оныкчыгыңның гомереннән дә кадерлерәк нәрсә була ала. Боларны эшләп бетерергә кирәк. Кеше моны баласының куркынычсызлыгы өчен кирәк икәнлеген аңламаса, бу очракта өйрәтергә кирәк, кисәтү һәм штрафлар аша өйрәтергә», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев докладка җавап итеп.

20 августан бөтен РФ территориясе буенча  «Игътибар, балалар» профилактикалау чарасы уза. Шул форсаттан,  уку елы башыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре белем бирү учреждениеләре янында юл йөрү куркынычсызлыгы буенча рейдлар, балалар белән әңгәмәләр, юл куркынычсызлыгы белән бәйле шәһәр программаларын тормышка ашыру буенча иҗади чаралар оештыра.

Дүшәмбе, 3 сентябрь 2018, 10:33