Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының картиналар галереясында “Машина төзүчеләр шәһәре. Кеше хезмәте белән данлы. 1977-2002 еллар.” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул  илебезнең эре автомобиль компаниясендәге хезмәт көннәре турында сөйли. Бу - “Машина төзүчеләр шәһәре. Башлану чоры. 1969-1976 еллар” күргәзмәсенең дәвамы.  Экспозициядә 300 дән артык эш тәкъдим ителгән. Әлеге тарихи фотосурәтләр, медальләр, китаплар, документлар, Татарстан рәссамнары әсәрләре, Яр Чаллының Мактаулы гражданнары  һәм Советлар Союзы Геройлары портретлары - болар барысы да шәһәр халкының ул еллардагы хезмәт батырлыгын ачык тасвирлый. Экспозиция КАМАЗ музее белән берлектә әзерләнгән. Ул 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 21 сентябрь 2018, 11:20