Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Петрович Тимакин юбилее уңаеннан РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән бүләкләр һәм котлаулар кабул итте. Шулай ук котлауларга районның ветераннар Советы рәисе Светлана Ивашкина белән ТИҮ рәисе Владимир Цоун да кушылды.

Василий Тимакин Тамбов өлкәсенең Сосновка авылында туган. Сугыш елларында туган колхозында хезмәт куя. Сугыштан соң Көньяк Сахалинга китә, анда машина йөртүче була. 1961 елда Орлов өлкәсенең Кромы поселогына күченеп килә.

1971 елда Яр Чаллыга КАМАЗ төзелешенә килә, анда куркынычсызлык техникасы буенча баш инженер булып эшли.

Василий Петрович дүрт бала тәрбияләп үстерә, бүгенге көндә биш оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 3 сентябрь 2018, 14:03