Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Автозавод, Үзәк һәм Комсомол районнарында шәһәркүләм ачык ишекләр көне узды. Чаллылылар өчен төрле интерактив зоналар, күргәзмәләр, шахмат турниры, асфальтта рәсем ясаулар, декоратив кул эшләнмәләре буенча мастер-класслар һәм аквагрим белән бизәү чаралары оештырылды. “Яшүсмер” үзәге хезмәткәрләре барлык теләгән кешене үз кулларың белән сувенир әзерләргә өйрәтте.

Концерт программасын алып баручылар тамшачыларны автокалада эшләп килүче яшьләр-яшүсмерләр клублары эшчәнлеге белән таныштырдылар. Укытучылар һәм волонтер балалар түгәрәк, секция һәм клуб адреслары турында мәгълүмат язылган визитка һәм буклетлар өләшеп йөрделәр.  

Сишәмбе, 4 сентябрь 2018, 09:09