Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

8 сентябрьдән 14 енә кадәр ТР буенча «Урман атналыгы – 2018» табигатьне саклау акциясе узачак. Хөкүмәт йортында Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәргән брифинг шул темага багышланды.

6 октябрьдә республиканың барлык шәһәрләр һәм районнарында күмәк төстә агач үсентеләре утырту планлаштырыла. «Урман утырту көне» акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы буенча 2010 елдан бирле үткәрелә.

Быелгы язда республикада әлеге акция кысаларында 2,5 млн төп агач үсентесе утыртылды. Быел Татарстанда 1,8 мең га территориядә яңа урманнар барлыкка килде, урман питомникларында 59 миллион төп үсенте үстерелде. Ел буена урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын арттыру, саклап калуга халыкны җәлеп итү максатыннан 130 дан артык чара үткәрелде.

Быел республика территориясендә урман янгыннары теркәлмәде. Министр белдерүенчә, янгын куркынычсызлыгы чоры сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.  

16 сентябрь Россиядә Урман хезмәткәрләре һәм шул тармакта эшләүчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Равил Кузюров шул уңайдан барлык коллегаларын якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Пәнҗешәмбе, 6 сентябрь 2018, 11:25