Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа уку елы башланыр алдыннан тормыш сыйфатын тикшерү кысаларында РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты Россиянең 250 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрендә чираттагы мәгариф һәм мәдәни мохит системасы эшчәнлегенә халыкның мөнәсәбәте буенча тикшерү үткәрде.

Яр Чаллы халкының 70% шәһәрдә сыйфатлы һәм заманча белем алу өчен җитәрлек мөмкинлекләр бар дип саный. Моннан тыш, 75% чаллылы шәһәрдә мәдәният учреждениеләре (театр, кинотеатр, галереяләр, китапханәләр һәм б.ш.) җитәрлек дәрәҗәдә дигән фикер белән тулысынча килешә.  

Әлеге тикшерүләр социологик сораштыру ысулы белән үткәрелде. 

Сишәмбе, 4 сентябрь 2018, 11:51