Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда яшьләр-үсмерләр клублары командары арасында Александр Васильевич Скибага багышланган футбол буенча ел саен үткәрелүче турнирның финал уеннары үтте.  

Финалга «Юность» һәм «Исток» командалары чыкты. Йомгаклау матчында бу ике команда арасыннан –  Виктор Дюжиков җитәкчелегендә шөгыльләнүче «Юность» җиңү яулады.

Командага кубок, диплом, 3 мең сумга сертификат һәм аның һәр уенчысына медальләр тапшырылды. Ярышларда барлыгы төрле яшь категорияләрендәге 10 команда катнашты: «Факел», «Вега», «Альтаир», «Импульс», «Бригантина», «Исток», «Огонёк», «Чайка», «Смена», «Юность».

Чәршәмбе, 5 сентябрь 2018, 08:43