Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 сентябрьдә автокалада« Татарстан кроссы – 2018» ярышлары уза.  Чара елдагыча Яр буе паркында оештырыла.  

Йөгерештә мәктәп укучылары, шәһәр предприятиеләре, югары һәм махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре коллективлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, ветеран спортчылар һәм инвалидлар катнашачак. Чара Татарстанда физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ял итүгә һәм даими спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан оештырыла.

17 яшькә кадәр булган катнашучылар табиб рөхсәте булса гына ярышларга кертелә, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрдән табиб рөхсәте һәм сәламәтлеге өчен үзе җавап бирүе турында катнашучының шәхси картасына имза куюы сорала. Ярышларны үткәрү буенча комиссия 14 сентябрьгә кадәр (9.00-17.00 сәгатьләргә) эшли. Катнашу өчен гаризалар  "Этюд" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (21/18) кабул ителә.

Ярышның Нигезнамәсен биредә карарга була.

Җомга, 14 сентябрь 2018, 11:05