Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда яшьләр арасында «КАМАЗ-Мастер» командасы призына икенче шәһәр турниры үткәрелә. Ярышлар 15 сентябрьдә Олег Кухаренко исемендәге картодромда уза. Башлана 10:00 сәгатьтә, керү ирекле.

Узган ел турнирда шәһәрнең 12 белем бирү һәм иҗтимагый оешмасы катнашты. 2017 елгы ярышта беренче урынны Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы вәкиле Инсаф Хафизов яулады. Икенче урында В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университет филиалы студенты Алмаз Таһиров, өченчедә -  КГТК студенты Равил Шәрәфиев.

Чәршәмбе, 5 сентябрь 2018, 11:54