Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген гражданнар сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча Шәһәр Советы депутатлары даими комиссиясен уздырды. Көн үзәгенә Шәһәрнең сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итү темасы куелды. Хәзерге вакытта Чаллының сәламәтлек саклау системасында 10 123 кеше эшли, шуларның 1 609 табиблар һәм 4 736 уртача медперсонал. Табиблар белән тәэмин ителү 55,4%, ә уртача медицина персоналы белән – 80,7% тәшкил итә. Шәһәрдә гомуми практика табиблары, участок терапевтлары, педиатрлар шулай ук офтальмолог, оториноларинголог, кардиологлар җитми.

Шәһәр сәламәтлек саклау системасының бүгенге көндә төп проблемасы – эшкә яшь белгечләрне җәлеп итү. Автокаланың сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов белдерүенчә, 30 яшькә кадәрле булган яшь табиблар бары 15%ны тәшкил итә.

 «Аларны җәлеп итү авыррак, чөнки торак урыны тәкъдим итү проблемасы бар. Яшь белгечнең хезмәт хакы шәхси фатир сатып алырга яки вакытлыча түләп каядыр торып тору өчен мөмкинлек бирми. Әлеге мәсьәләне  торакны арендалау яки тулай торакта бүлмә белән тәэмин итү хисабына хәл итеп булачак», –  дип билгеләп үтте үз докладында Нияз Фатыйхов.

2017 елда социаль ипотека программасы буенча 46 медицина хезмәткәре гаиләсе  фатир алды, 2018 елда -  17 гаилә. Шулай ук Чаллыда 2014 елдан торак мәсьәләсен хәл итү 500 мең сумлык ТР Хөкүмәте гранты кысаларында тормышка ашырыла. 4 ел эчендә әлеге программа нигезендә медицина өлкәсенә 174 белгечне җәлеп итеп булды.

Мәктәпне тәмамлаучылар арасында һөнәри юнәлеш бирү эше актив алып барыла. Ел саен муниципаль бюджет студентларны максатчан юнәлеш буенча укытуны тәэмин итә. Бүген 34 студент Казан дәүләт медицина университетында, ә 13 кеше – КФУның  фундаменталь медицина һәм биология институтында белем ала.

2017 елда югары уку йортын тәмамлап 41 табиб һәм 100 шәфкать туташы хастаханә һәм  сырхауханәләргә эшкә килде. Аларның күпчелеге Яр Чаллы медицина көллиятен тәмамлаучылар.

Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча фикер алышу нәтиҗәсендә, шәһәрнең сәламәтлек саклау үсеше программасын эшләү турындагы Карар кабул итү кирәклеге ассызыклап үтелде, анда кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр керәчәк.

Чәршәмбе, 5 сентябрь 2018, 17:06