Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Якын арада Яр Чаллының медицина оешмаларына гриппка каршы вакциналарның беренче партиясе килеп җитәчәк. 17 меңнән артык доза китерелер дип планлаштырыла. Чаллылыларга "Совигрипп" һәм "Ультрикс" препаратлары ясалачак. Алар - грипп вирусының актуаль штаммнары булган заманча вакциналар.

Гриппка каршы вакцинацияләү кампаниясе гадәттәгечә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, поликлиникаларда узачак. Чаллы халкы шәһәр поликлиникаларына мөрәҗәгать итеп, прививканы бушлай ясата ала. Прививкалар кабинетына керер алдыннан терапевт тикшеренүе үтү мөһим. Балаларга гриппка каршы прививканы алты ае тулганнан соң ясатырга була.

"Абсолют ярамаган очраклар юк. Чөнки вакциналар тере түгел, шуңа аларны һәркемгә дә ясатырга мөмкин. Вакцинациядән соң ике атна узгач, без инде тулы иммунитетка ия, тик сәламәтлеге какшаган яки  хроник авырулары булган кешеләр өчен мин иртәрәк вакцинацияләнергә киңәш итәр идем. Чөнки кайбер кешеләрнең иммунитет эшчәнлеге җайга салыну 1,5 айга кадәр сузылырга мөмкин. Бүгенге көндә йөкле хатыннарга вакцинация икенче-өченче триместрдан рөхсәт ителгән», - диде Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең дәвалау буенча баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова.

Әгәр кеше гриппка алдан ук прививка ясатмаган икән, моны эпидемия сезонында да эшләргә була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гриппка каршы вакцинация белән бер үк вакытта башка инфекцияләрдән, әйтик пневмониядән дә прививка ясатырга мөмкин.

Сишәмбе, 16 октябрь 2018, 13:17