Якшәмбе, 25 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел саен КБМҮнең травматология пунктына 50-55 меңгә якын бала мөрәҗәгать итә. Шуларның 15-17 меңе – беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр. Кама балалар медицина үзәгенең педиатрия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Наталья Наговицына матбугат конференциясе вакытында шундый мәгълүматлар китерде. Ел башыннан 12 мең травма теркәлгән, шул ук вакытта үлем белән тәмамланган очраклар теркәлмәгән.

Ул билгеләп үткәнчә, һәр яшь чоры өчен үз травмаларның шәхси төркеме бар: «Бер елга кадәр балалар сирәк имгәнә, чөнки алар, кагыйдә буларак, һәрчак караватта һәм әнисе карамагында. Шуңа да карамастан, бер яшькә кадәрле балалар ваннада батып үлә. Ата – ананың саксызлыгы яки ялгышлыгы кайчагында күңелсез нәтиҗәләргә китерә», - диде Наталья Наговицына.

Пешүләр, егылу, агуланулар бер яшьтән биш яшькә кадәр өстенлек итә. Биштән ун яшькә кадәр-көнкүреш травмалары саны арта, бу вакытта балалар әти-әниләрсез йөри башлыйлар. Ә 10-18 яшьлекләргә килгәндә беренче урында урам травмалары һәм юл-транспорт һәлакәтләре.

Спикер сүзләренчә, балалар травматизмын профилактикалауда күп нәрсә әти-әниләрдән тора. Гади кагыйдәләрне үтәү, мәсәлән: даруларны һәм көнкүреш химиясен балаларның буе җитә торган урында калдырмау, машинада барганда аларны куркынычсызлык каешлары белән эләктерү һәм балалар өчен махсус утыргычлар куллану,  аларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 6 сентябрь 2018, 10:40