Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Танар" гаилә клиникасы һәм ТРның атказанган табибы, шәһәрдә танылган табиб-педиатр Александр Зотов оештырган "Табиб белән йөрү" дигән хәйрия-сәламәтләндерү хәрәкәте башлана.

Октябрьдән алып майга кадәр 27 атна дәвамында "Кызыл тау" мәдәният үзәгендә шәһәрнең танылган табиблары белән очрашулар узачак.  Сәгать 10:00нан билгеле бер профиль белгече белән лекцияләр башлана. Аннары барлык теләгән кеше табиб белән берлектә Яр буе паркында йөрергә чыга ала. Нәкъ шул саф һавада йөрүләр вакытында белгечкә үзеңне кызыксындырган сорауны биреп, аның киңәшләрен ишетү мөмкинлеге бар.

Октябрьдә узачак очрашуларда чаллылылар: Александр Зотов (06.10),  шәһәрнең баш психиатры Исаак Беккер (13.10), тернәкләндерү терапиясе, кинезиология, эндоэкология һәм висцераль массаж  белгече Татьяна Чернова (27.10) белән очрашачак.

Шулай ук һәр очрашуда 9:00 -10:00 сәгатьләрдә алты-сигез кеше ROFES-тест узу мөмкинлеге алачак. Бу-организмның хәзерге вакытка нинди халәттә булуын белү мөмкинлеген бирә торган экспресс-тест. 

Пәнҗешәмбе, 27 сентябрь 2018, 08:00