Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе автокала халкына 2017 ел өчен физик затларга милек салымын 2018 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеге турында искәртә. 1 декабрь  ял көненә туры килү сәбәпле, милек салымнарын түләүнең иң соңгы срогы - 3 декабрьгә кадәр.

Бүгенге көндә ФСХ белгечләре салым түләүчеләргә салым уведомлениеләре әзерләү һәм җибәрү буенча чаралар башлады. Чаллы халкы милек, транспорт һәм җир салымнарын түләү өчен уведомлениеләрне түләү срогы чыкканчыга кадәр 30 көн эчендә алачак (1 ноябрьгә кадәр).

Быел аерым гражданнар 2017 елда милек салымнарын түләү буенча салым белдерүләре алачаклар, аларда 2016 һәм 2017 елларда салым агенты тарафыннан тотылмаган физик затлар кеременә салым исәп-хисабы өстәләчәк. Элегрәк салым түләүчеләрнең әлеге категориясе 30 апрельгә кадәр 3 НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга һәм 15 июльдән дә соңга калмыйча салым түләргә тиеш иде.

«Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы кулланучыларына аларны электрон рәвештә җибәрәчәкләр, салым түләүчеләрнең калган өлеше әлеге хатларны почта аша алачак. Конвертка, һичшиксез, «Россия Федераль салым хезмәте»дип язылачак. Шулай ук почта аша уведомлениеләр алуның электрон ысулыннан баш тарткан «Шәхси кабинет» кулланучылары да салым хезмәтеннән җибәрелгән хатны алачак.

Чәршәмбе, 21 ноябрь 2018, 13:06