Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 сентябрь көнне, бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның туган көнендә, 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Энтузиастлар бульварында «Шәһәр Толстойны укый» дип исемләнгән әдәби марафон узачак.

Марафонны оештыручылар Лев Толстойның классик әсәрләре, аның язулары һәм көндәлекләре, шулай ук биографларның китаплары тәкъдим ителәчәк мавыктыргыч чарага чакыралар. Бу көнне шәһәрдәшләребез язучы әсәрләреннән өзекләр укый, интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаша алачак.

Моннан тыш, әлеге чара программасында «Бөек Толстойның Бөек дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе, язучының тормыш һәм иҗат юлы буенча викторина, Л. Толстой әсәрләре укучылар арасында бәйге һәм башкалар каралган.

Җомга, 7 сентябрь 2018, 15:30