Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Владимир Петрович Журавель белән Нәфисә Мөхәммәтхан кызы Мусина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева, Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров һәм Марсель Мингалимов тапшырды.

 Владимир Петрович Журавель Украина Республикасында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда тракторчы булып эшли. 1953 елда өйләнә һәм гаиләсе белән бергә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Владимир Петрович гражданнар оборонасы штабының җитәкчесе булып эшли.

Владимир Петрович Журавель – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен»медале белән бүләкләнгән.

Нәфисә Мөхәммәтхан кызы Мусина Татарстан Республикасының Мамадыш районы Түбән Сон авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында тракторчы булып эшли. 1959 елда Зиннәтулла Муса улы Мусинга кияүгә чыга һәм гаиләсе белән бергә Мамадыш районының Якшинский совхозына күченә. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Ире белән 5 бала үстерәләр, 10 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

 Нәфисә Мөхәммәтхан кызы Мусина - тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен " медале белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 6 сентябрь 2018, 16:39