Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Шәһәр Советының мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссиясе утырышы 39нчы яңа мәктәптә узды. Замелекесье микрорайонында мәктәпнең тантаналы ачылышы 1 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында үтте.

Башта белем бирү учреждениесе директоры Азат Галиев депутатларга һәм Башкарма комитет вәкилләренә заманча мәктәптә экскурсия оештырды. Комиссия әгъзалары биология, физика, химия кабинетлары белән таныштылар, биредә барысы да заманча техника белән җиһазландырылды, шулай ук спорт һәм актлар залларында булдылар.

Комиссия мәктәп китапханәсендә “түгәрәк өстәл” форматында үз эшен дәвам итте. Винер Харисов быел кабул итү актында яңа күрсәткечләр кертелүен билгеләп үтте. Быел белем бирү өчен техник чаралар сатып алуга 217 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага мәктәп җитәкчеләре физика, химия, биология кабинетларын җиһазлыйлар.

Мәгариф учреждениеләрен агымдагы төзекләндерү өчен шәһәр бюджетыннан 142 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шуларның 32 млн сумы– мәктәпләргә, 109 млн сумы – балалар бакчаларына.

Быел автокалада ике мәктәпкә (107 млн сумлык), тугыз балалар бакчасына (283 млн сумлык) һәм өч урта һөнәри белем бирү учреждениесенә (206,7 млн сумлык) республика һәм шәһәр бюджетларыннан бүлеп бирелгән акчаларга капиталь ремонт ясаган. Моннан тыш, Чаллыда 6 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. 35, 63 микрорайонда, Зяб бистәсенең 14 комплексында һәм Яңа шәһәрдә, Замелекесьеда (ике бакча) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрнең яңа биналары барлыкка киләчәк. Биш объект төзелешенә бу елның сентябрь аенда ук керешәчәкләр. Алар заманча таләпләргә туры килгән 240 һәм 340 урынга исәпләнгән биналар булачак. Яңа бакчаларда ясле яшендәге сабыйлар өчен урыннар арттырылачак.

Утырыш нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениеләрендә балалар һәм яшьләрнең янгынга, терроризмга каршы, санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын оештыру, мәктәп укучыларының дәресләрдән соң буш вакытларында мәшгульлеген тәэмин итү, шулай ук укучылар туклануын контрольдә тоту турында Карар кабул ителде.

Пәнҗешәмбе, 6 сентябрь 2018, 18:00