Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2 нче номерлы "Комсомол" полиция бүлеге коллективына яңа җитәкче тәкъдим иттеләр. ТР буенча Эчке эшләр министры боерыгы белән бүлек башлыгы итеп полиция полковнигы Ирек Насыйров билгеләнде.

Ирек Фарс улы Насыйров 1980 елда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Алабуга махсус урта милиция мәктәбен һәм Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Эчке эшләр органнарында 1998 елдан бирле хезмәт итә. Яр Чаллы Боровецкий һәм Үзәк Эчке эшләр бүлекләренең җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли. Соңгы вазыйфасы -Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары.

2 нче номерлы "Комсомол" полиция бүлеген җитәкләгән полиция полковнигы Роберт Хаҗиев Россия Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең полиция башлыгы урынбасары вазыйфасына билгеләнде.

Пәнҗешәмбе, 6 сентябрь 2018, 17:05