Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Түбән Кама” милли паркында “Робинзон” республика хәрби-патриотик слеты узды. Анда Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә, Яшел Үзән, Питрәч, Саба, Баулы, Алексеевск, Бөгелмә районнарының социаль приютларыннан 9 команда осталыкта һәм җитезлектә көч сынаштылар. Укучылар хәрби-спорт полосасын үттеләр, автоматны тиз сүтеп-җыюга, яралы иптәшен яу кырыннан чыгару буенча осталыкларын күрсәттеләр. Интеллектуаль турда Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен тикшерделәр.

Беренче урынны “Питрәч патриотлары” яулады. 2 урынга Яшел Үзән районының “Хәтер” командасы лаек булды. Өченче урында - Минзәлә районы командасы. Калганнарга грамота һәм призлар тапшырылды.

Җомга, 7 сентябрь 2018, 09:12