Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда X Халыкара яшьләр кинофестивале тәмамланды. Фестивальнең «Иң яхшы балалар фильмы» номинациясендә Чаллы режиссеры Владимир Радостевның «Хыяллар» дип исемләнгән кыска метражлы фильмы җиңү яулады.

Проектта катнашу өчен бөтен Россиядән гаризалар алынды, әмма  финалга иң яхшылары саналган 10 киноэш чыкты.

Кыска метражлы «Хыяллар» фильмы, шәһәр буйлап йөргән гади бер егетнең бер төркем кечкенә балаларны очратуы, аларның җитди тормыш темаларына әңгәмә коруы турында сөйли.Фильм дөньяда кыйммәтләр алмашыну мәсьәләсен күтәрә.

Фильмда «Форте» театр мәктәбенең 5-6 яшьлек актерлары төште. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кино Габдулла Тукай исемендәге яр буенда төшерелде.

Проектның авторы – Ольга Соломатова, режиссер – Владимир Радостев, операторлар эше – Александр һәм Юлия Гринько.


Җомга, 7 сентябрь 2018, 10:13