Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 сентябрьдә  «Перспектива» ресурс үзәге «Социаль ярминкә» дә катнашучылар, бизнес һәм хакимият вәкилләре арасында өч яклы очрашу үткәрде. Анда Яр Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасы,  кече һәм урта эшмәкәрлек ассоциациясе, «Заман» яшьләр үзәгенең «Яшь эшмәкәрләр ассоциациясе» вәкилләре һәм әгъзалары катнашты.

Мәртәбәле кунаклар арасында: икътисад һәм социаль өлкә тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Зөлфия Мөхәммәдъярова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия буенча комиссия әгъзасы Радий Зарипов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппараты җитәкчесе урынбасары Алсу Мөхәрләмова, Башкарма комитетның социаль планлаштыру бүлеге җитәкчесе Елена Воронина бар иде.

Булачак «Социаль ярминкә»нең һәр катнашучысы шәхси проекты белән чыгыш ясады, киләчәктә эшләү өчен күп кенә киңәшләр ишетте. Радий Зарипов "Намус һәм батырлык" кебек чараны уздыру масштабына басым ясады һәм эшмәкәрләрне киләчәк буын өчен шундый проектларга ярдәм күрсәтергә чакырды. Зөлфия Мөхәммәдъярова халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча социаль партнерлык кысаларында эшчәнлек алып барырга кирәклеген ассызыклап узды. Коммерцияле булмаган оешмаларга бизнес-берләшмәләр өчен хезмәттәшлек вариантлары турында уйларга, әзер тәкъдимнәр белән килергә киңәш бирелде.

Җомга, 7 сентябрь 2018, 10:35