Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүгеннән шәһәребездә беренче курс студентлары белән мәгълүмати очрашулар старт алды. Беренче очрашу Кама техник-икътисад көллиятендә узды.

Студентларга шәһәрнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшләр тәкъдим ителде. Иҗтимагый берләшмәләр студентларны үз эшчәнлекләренең төп юнәлешләре, иң яхшы проектлары һәм чаралары белән таныштырдылар. Чаллының иң актив өлеше – студентлар, шуңа күрә биредә яшьләр потенциалын төрле яклап гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруга игътибар бирелә.

Алар хәзерге вакытта «Нур»  яшьләр үзәге һәм  студентлар иҗтимагый оешмалары тормышка ашырган: фәнни-тикшеренү эше, КВН һәм интеллектуаль уеннар, иҗади һәм спорт чаралары, коррупциягә каршы проектлар белән берләшкән.

Чарада "Укучы һәм студент яшьләрне эшкә урнаштыру үзәге» һәм «Форпост» үзәге дә үз эшчәнлекләре турында чыгыш ясады. Яшьләргә хезмәт отряды эшчәнлеге һәм шәһәрнең ирекле хокук саклау хәрәкәте турында сөйләделәр.

Чара октябрь уртасына кадәр югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә узачак. Очрашуның расписаниесе белән монда танышырга мөмкин.

Җомга, 7 сентябрь 2018, 11:45