Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда Финанс хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Автокаланың финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева котлады.

"Сезне шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, Башкарма комитет, Шәһәр Советы депутатлары исеменнән финанс хезмәткәрләре көне белән тәбрикләргә рөхсәт итегез. Чаллының финанс системасы КАМАЗ төзелеше башлаганчы ук үсеш ала. 1924 елда СССР Дәүләт банкының Чаллы агентлыгы барлыкка килә. Шул ук елны беренче саклык кассасы ачыла. Ярты гасырдан артык вакыт эчендә шәһәребездә югары профессиональ банк, салым структуралары булдырылды, аудиторлык, иминият компанияләре барлыкка килде. Сезнең эшегез бик җаваплы һәм мөһим. Сез барыгыз да хәбәрләшеп,безнең ярты миллионлы шәһәрнең  ихтыяҗларын финанс ягыннан тәэмин итү буенча бик зур һәм мөһим эш башкарасыз. Чаллының иминлеге сезнең профессиональлегегездән торуын аңлыйсыз” , – диде ул.

Тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. «ТР муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән Чаллы шәһәре Башкарма комитетының бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылык бүлеге башлыгы Светлана Фәхретдинова бүләкләнде. Шулай ук шәһәрнең 17 финанс системасы вәкиле шәһәр Мэры Рәхмәте һәм Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Алар – банклар җитәкчеләре, иминият компаниясе, салым хезмәте, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты, федераль казначылык идарәсе белгечләре һәм автокала финанс өлкәсенең башка хезмәткәрләре.

Тантаналы чарадагы фотоларны монда карарга була.

Шимбә, 8 сентябрь 2018, 08:43