Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Наталья Рашевская 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга котлаулар һәм бүләкләрне РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исемнәреннән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев  тапшырдылар.

Наталья Арсентьевна Алтай районының Бейский районында туа. 1933 елда әти-әнисе белән бергә Амур өлкәсенә күчеп килә. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1946 елда Константин Рашевскийга кияүгә чыга. 1972 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Монда лаеклы ялга чыкканчыга кадәр «Металл конструкцияләр»заводында маляр булып эшли. Ире белән бергә 5 бала тәрбияләп үстерәләр, 6 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Наталья Арсенентьевна тыл хезмәтчәне, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медаленә ия.

Җомга, 7 сентябрь 2018, 13:16